«Рахманинов – рус күңеле җырчысы»: кичә-портрет (18+)

18 апрель көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубында Сергей Васильевич Рахманиновның тууына 150 ел тулуга багышланган  «Рахманинов – рус күңеле җырчысы» дигән кичә-портрет узды. Китапханәче сөйләгәннәрдән кунаклар булачак композиторның балачагы һәм яшьлеге, шәхси тормышы һәм җиңел булмаган иҗат юлы, үз оригиналь стилен булдыруга ирешүе турында белде. Тәкъдим ителгән презентация аша кунаклар үзеннән соң зур мәдәни мирас калдырган күркәм пианиночы, дирижер белән танышты. Катнашучылар Рахманиновның «Нежность» әсәрен, опералар, фортепиано әсәрләреннән өзекләрне тыңлады. Чара кунаклары шулай ук «Рус музыкасы даһие» дигән уен-викторинада катнашты.

Поделиться: